Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов башкалада мәчетләр җитмәү турында әйтте

Әлбир Крганов башкала Хөкүмәтенә әлеге проблеманы «һичшиксез хәл итү» һәм «Мәскәүдә мәчетләр төзү өчен җир участоклары бүлеп бирү» үтенече белән мөрәҗәгать итте.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир Крганов сүзләренчә, Мәскәүдә мәчетләр җитмәү аркасында, 30 меңнән артык кеше җомга намазы вакытында урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Крганов билгеләп үткәнчә, быел Мәскәүдә Ураза бәйрәмендә күп кеше катнашында намаз уку тыелмаячак. Аның фаразлары буенча, башкалада Ураза гаетен бәйрәм итүдә 250 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

«Кызганычка каршы, башкалада мәчетләр җитмәү проблемасын тагын бер тапкыр билгеләп үтәсем килә. Кешеләр мәчеткә сыймый. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, хәтта җомга намазында да, мәчетләрдә урын булмау сәбәпле, 30 меңнән артык кеше урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр», — ди Крганов «Россия сегодня» агентлыгында матбугат чарасында.

Ул башкала Хөкүмәтенә әлеге проблеманы «һичшиксез хәл итү» һәм «Мәскәүдә мәчетләр төзү өчен җир участоклары бүлеп бирү» үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Мөфти шулай ук быел мөселманнарның дүрт мәйданчыкта (Хачатурян урамындагы Ярдәм мәчете, Татар урамындагы мәчет, Тынычлык проспектындагы Мәскәү Җәмигъ мәчете һәм Поклонная тавындагы мәчет) намаз укый алачагын искәртте. Шул ук вакытта быел Мәскәүдә, узган еллардагы кебек, гыйбадәт кылу өчен өстәмә мәйданчыклар бүлеп бирелмәячәк.