Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга дүрт көн калды

Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесе тәмамланырга дүрт көн вакыт калды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бәйгесендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең максаты – символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу. Бренд идеясе дигәндә, аның концепциясе, график сурәте (логотип) һәм шигаре күзаллана. Оештыручылар ниятләвенчә, бренд идеясе Россиядә һәм дөнья күләмендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын иң уңышлы ысул белән күрсәтергә тиеш, диелгән хәбәрдә.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене ачыклый. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.