420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә башланып киткән «ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL» проекты кысаларында «Шәригать һәм аның өстенлекләре» темасына онлайн-лекция узды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге лекциядә Шәригать кануннарына бәйле сорауларга җаваплар яңгырады.
30 минутлык лекцияләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Instagram-ның @MUSLIMMOL битендә узачак. Төрле фәнни-популяр дини темаларга барган онлайн-дәресләрдә «Пәйгамбәр ﷺ сирасы», «Коръән фәннәре», «Өстәмә дини гамәлләр һәм аларның фазыйләтләре» һ.б. буенча фикер алышулар узачак. Дәресләр нәзарәтнең социаль бүлегенең «Мусульманская молодежь» YouTube каналында сакланачак.