Чаллыда балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе уза

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Бүген Яр Чаллының “Ак мәчете”ндә балалар арасында Коръән уку буенча традицион республикакүләм бәйгесе үтә. Ул быел егерме дүртенче тапкыр оештырылуы белән истәлекле. Иртән иртүк мәчеткә бәйгедә катнашырга теләк белдергән сабыйлар, яшүсмерләр күпләп килә башлады. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучыларның күбесе Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләреннән, шулай ук Әгерҗе, Сарман, Тукай районнарыннан килгәннәр. Моннан тыш, Башкортстанның Илеш районыннан, Киров өлкәсенең Малмыж каласыннан, Удмуртия Республикасының Можга шәһәреннән, Мари Элдан да вәкилләр бар.Оештыручылар ассызыклап узганча, бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күп булуы куанычлы: 27 малай һәм 22 кыз!Төбәк казые, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев барлык катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде.Быел да җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә: яттан, карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенү әдәбе, укучының үз-үзен тотышына карап бәя бирелә.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.