Кукмара мәдрәсәсендә конкурс була

Кукмара мәдрәсәсендә конкурс була

 (Казан, 27 март , “Татар-информ”). 28 март, шимбә көнне 9 нчы яртыда, Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар конкурсы үткәрелә. Бәйгедә барлык теләгән кеше – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь буенча чикләү юк). Районның “Хезмәт даны” газетасы шундый игълан бастырды.