Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мөслимдә дини вәгазьләр сөйләде

Балтач районы имам-мөхтәсибе халык белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде.

(Мөслим, 27 февраль, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Шушы көннәрдә Мөслимгә Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Җәлил хәзрәт иртәнге сәгатьләрдән үк халык белән аралашты, төрле аудиторияләрдә дини вәгазьләр сөйләде.

Иртәнге якта район мәдәният йортында — мәктәп укучылары, төштән соң «Җәмигъ» мәчетендә — имам-хатыйплар, мәдәният йортында укытучылар һәм тәрбиячеләр Җәлил хәзрәт Фазлыевның гади тел белән йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләгән вәгазьләрен тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Балтач кунагы кичке 6.00 сәгатьтә кабат мәдәният йортының халык белән тулы залында вәгазь сөйләде.