news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында фикер алыштылар

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнары Дини Җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнары Дини Җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек хакында фикер алышты.

Милли Шура рәисе мөфтигә федераль округлардагы татар иҗтимагый оешмалары белән конгресс арасындагы эшчәнлекнең ничек алып барылуы, өлкәләрдәге милләттәшләр белән очрашулар хакында сөйләде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

2022 елның төп чаралары, аерым алганда, Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек темасы күтәрелде.19-21 майда Казанда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, аның кысаларында оештырылучы «Изге Болгар җыены» турында да сүз булды. Әлбир хәзрәт Крганов чараларның югары дәрәҗәдә узачагына ышанычын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100