news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты

Курсның беренче дәресендә йөздән артык кеше — 143 хатын-кыз һәм 25 ир-ат булды.

Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты
dumrt.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә намаз уку күнекмәләренә һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча экспресс-курслар ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Намаз — бәхет ачкычы» дип исемләнгән курсның беренче дәресендә йөздән артык кеше — 143 хатын-кыз һәм 25 ир-ат булды.

Курсның махсус программасы Исламда беренче адымнарын ясарга теләүче дин кардәшләребез өчен булдырылган. Укулар шимбә көннәрендә узачак һәм ул 5 дәресне үз эченә алачак.

2018 елдан Татарстан мөфтияте тарафыннан «Ислам. Беренче адымнар» проекты гамәлгә ашырыла, ул кешеләрне биш вакыт намазларны укуга тарту һәм Ислам нигезләрен танып белүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында иң популяр башлангычларының берсе, аның ярдәмендә 400дән артык кеше намазга басты һәм, асылда, намаз әһеленә әверелде. Әлеге экспресс-курслар тәҗрибәсе шулай ук Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә уңышлы файдаланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100