news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт «Динем – Ислам, милләтем – татар» конкурсын игълан итә

Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар билгеләнәчәк. Беренче урынга 50 мең сум биреләчәк.

Нәзарәт «Динем – Ислам, милләтем – татар»  конкурсын игълан итә
dumrt.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен традицион иҗади конкурс игълан итә. Быелгы бәйгенең темасы – «Динем – Ислам, милләтем – татар». Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк – аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

- I урын – 50 000 сум,

- II урын – 40 000 сум,

- III урын – 30 000 сум.

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Материаллар 2020 елның 15 февраленнән 30 сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100