Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иванов: Казан Изге Ана иконасы чиркәве Татарстанга миллионлаган хаҗины җәлеп итәчәк
Чиркәүне яңадан торгызу Казанга, Европадагы христиан шәһәрләре белән беррәттән, хаҗ кылу үзәгенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу нәтиҗәсендә Татарстан бөтен дөньядан хаҗиларны үзенә җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.
«Чиркәүне яңадан торгызу – киләчәкнең тарихи нигезен булдыру ул. Татарстан бөтен дөньядан хаҗилар һәм туристларны үзенә җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Бу исә Казанга Фатима һәм Лурд кебек шәһәрләр белән бер сафка басарга мөмкинлек бирәчәк. Аларга ел саен берничә миллион хаҗи килә», - дип искәртте Иванов.
Аның сүзләренчә, тиздән монастырь территориясендә яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасы узачак.
Шунысын да искәртик: Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә реставрация эшләре 2016 елның 26 апрелендә башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз