news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның бер авылында «Нур» мәчете ачыла

Бу көнне тантанада катнашучыларны пылау белән сыйлаячаклар.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдә Башкортстанның Балтач районы Иске Тимкә авылында «Нур» мәчете ачыла.

«Балтач таңнары» газетасы хәбәр иткәнчә, бу көнне корбанлык чалдырган авылдашлар тантанада катнашучыларны пылау белән сыйлаячак. Ачык һава астында «Балан бәйрәме»н дә үткәрергә җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100