Самара өлкәсенең Яңа Куйбышев шәһәре мөселманнары башлыгы вафат

Әхмәткәрим хәзрәт Миңнекәевне туган авылында җирләячәкләр.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Яңа Куйбышев шәһәре мөселман дини оешмасы рәисе, имам-хатыйп Әхмәткәрим хәзрәт Миңнекәев вафат булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Самара өлкәсендәге татар җәмәгатьчелеге һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының чын күңелдән тирән кайгысын уртаклашам», - диелә Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның кайгы уртаклашу телеграммасында.

Әхмәткәрим хәзрәтне туган авылында җир куенына иңдерәчәкләр.