news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Сурск шәһәрендә мохтаҗларга икмәк тараталар

Хәйрия акциясе бер ел элек башланган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Сурск шәһәрендә мохтаҗларга икмәк тараталар. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иә.

«Сурск шәһәренең Ленин урамында урнашкан кибетләрнең берсендә мохтаҗ һәм пенсионерларга икмәк тарату буенча хәйрия акциясе башланып китте. Хәйрия акциясе бер ел элек башланды. Һәр җомга мөселманнар мохтаҗларга икмәк тарата», — ди имам Йосыф хәзрәт Бибарсов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100