news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда сигезенче тапкыр Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәреләчәк

Мәүлид ән-Нәби тантанасына махсус кунак буларак Мисыр дәүләтеннән танылган нәшидче, дини җырлар башкаручы Мостафа Атиф чакырылган.

Болгарда сигезенче тапкыр Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәреләчәк
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрьдә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел сигезенче тапкыр оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәүлид ән-Нәби тантанасына махсус кунак буларак Мисыр дәүләтеннән танылган нәшидче, дини җырлар башкаручы Мостафа Атиф чакырылган.

Кичәдә шулай ук татар телендә нәшид һәм мөнәҗәтләр белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, дини эчтәлекле җырлар авторы Ильяс Халиков катнашачак. 6 яшьлек Арыслан Сибгатуллинның касыйдәләр башкаруы көтелә.

Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре, Болгар ислам академиясе шәкертләре катнашачак.

Мәүлид чараларын оештырганда һәм үткәргәндә Нәзарәт тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күреләчәк. Катнашучыларның медицина битлекләреннән булулары һәм мәчеткә, академиягә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри шарт булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100