Баулы районының Поповка авылындагы чиркәү аваз салды

Дин йортының манарасына чаңнар урнаштырылды

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Баулы муниципаль районының Поповка авылындагы чиркәүнең манарасына чаңнар урнаштырылды. Шулай итеп, Архистратиг Михаил чиркәве аваз салды, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
Бу истәлекле вакыйгага район җитәкчеләре, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләреннән руханилар, дин тотучылар килде. Чаңнарны Свердловск өлкәсеннән Каменск-Уральский шәһәрендәге чаң кою заводында эшләгәннәр, Россиядә мондый заводлар бары дүртәү. Поповка авылында туып-үскән хәйрияче Алексей Попов чаңнар ясату, аларны урнаштыру, көйләү эшләре чыгымнарын үз өстенә алган. Техника белән “Баулынефть” идарәсе, “Баулы УТТ” ЧҖҖ һәм башка предприятиеләр тәэмин иткән.
Хәзер Поповка чиркәве манарасында сигез чаң бар. Аларның иң авыры - 160 килограмм. Чаңнарны урнаштыру һәм көйләү эшләрен Екатеринбург кешесе Николай Ведерников башкарды. Поповкадагы ике кешене чаң кагарга өйрәтте.
- Чаңнар сатып алу гына әле бернәрсә дә хәл итми, иң мөһиме аларның тавышын көйли белергә кирәк. Россиядә чаңнар бик аз. Күп кенә төбәкләрдә булганга күрә, моның зур проблема икәнен яхшы беләм. Татарстанга минем беренче генә килүем түгел. Ә Поповкада кешеләр бик ошады – эчкерсез һәм кунакчыл, - диде Николай Ведерников.