Чуашстанның Шыгырдан авылында “Чуашстан татар-мишәрләрендә тиңдәшлек һәм милли үзаң мәсьәләләре” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды

Чуашстанның Шыгырдан авылында “Чуашстан татар-мишәрләрендә тиңдәшлек һәм милли үзаң мәсьәләләре” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды

(Чуашстан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Чуашстанның Шыгырдан авылында “Чуашстан татар-мишәрләрендә тиңдәшлек һәм милли үзаң мәсьәләләре” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Конференцияне Чуашстан Татар иҗтимагый үзәге һәм Диния нәзарәте оештырган иде. Аны төбәкара дип тә атарга буладыр, чөнки конференция эшендә Түбән Новгород, Ульяновски, Татарстан, Оренбург, хәтта Себер якларыннан да дин әһелләре, галимнәр катнашты.

Конференция Корьән-Кәримнән сүрә һәм “Туган тел” җыры белән башланды. Беренче булып сүз тоткан Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов 12 ел элек оештырылган мөфтият эшләрен барлады. Шул арада 40лап мәчет-мәдрәсәләр төзелгән, 50 мәхәлләдә тәҗрибәле имамнар тупланган. Мәдрәсәләрдә укулар бара, җәй көннәрендә авыл балалары өчен дини укулар оештырыла. Әмма әлегә тискәре күренешләр дә байтак һәм күп мәсьәләләр чишелеш сорый. Чуашстан мөфтие фикеренчә, динебезне ныгытуда комачаулаучылар юк - барысы да үзебездән тора. Һәм ул алда торган конкрет эшләргә тукталды.

Мөфтидән соң сүз алган Чуашстан президенты аппараты җитәкчесе, мәдәният министры Петр Краснов конференция эшенә уңышлар теләде. Батыр районы башлыгы Николай Глухов, Чуашстан епархиясе җитәкчесе Михаил атакай чыгышлары да шул ук мәгънәдә иде.

Татарстанның тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков Чуашстан татарларының тарихи үзенчәлекләренә багышланган нотык белән чыкты. Татар иҗтимагый үзәге рәисе һәм “Вакыт” газетасы мөхәррире Фәрит Гыйбатдинов һәм Шыгырдан мәктәбе директоры Наилә Вәлиева чыгышлары халкыбызда милли үзаңны ныгыту чаралары турында булды. Түбән Новгород мөфтие Гомәр хәзрәтнең чыгышы, нигездә, мөселманнар арасында бердәмлек чараларына багышланган иде. Казан кунагы Татарстан Мәдәният министрлыгының фольклор бүлеге җитәкчесе Фәридә Җәүһәрованың чыгышы аеруча җылы кабул ителде, чөнки ул бүгенге көн өчен иң мөһим мәсьәләгә багышланган иде. Татар хатын-кызларының киләчәк буынны тәрбияләүдә хәлиткеч роле турында сөйләде ул. Шушы ук конференция кысаларында Шыгырданда эшләп килүче “Гөлстан” мәдрәсәсен Россия Ислам университетының филиалы статусы сыйфатында ачу тантанасы да узды.

Соңыннан конференциядә катнашучылар ике секциядә эшләрен дәвам итте. Мәгариф секциясе - Шыгырдан мәктәбендә, ә мәдәният хезмәткәрләре китапханәдә фикер алышты.

Конференция татар-мөселман халкына мөрәҗәгать кабул итте. Ә кабул ителгән карарда милли үзаңны үстерү, иманыбызны ныгыту буенча чыгышларда яңгыраган анык тәкъдимнәр чагылыш тапты.