Тихвин гыйбадәтханәсенә яңа настоятель билгеләнде

Кичә Тихвин чиркәвендә яңа настоятельне тәкъдим иттеләр.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Указы белән Тихвин чиркәве настоятеле итеп дин фәннәре докторы, Казан дини семинариясе ректорының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы һәм гыйльми секретаре протоиерей Алексей Колчерин билгеләнде. Бу хакта "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.Тихвин чиркәвендә мәхәллә кешеләре җыелышы узды, анда яңа рухани белән танышу һәм мәхәллә алдында торган бурычлар турында сөйләшү булды.Алексей атакай настоятель эшен укытучы һәм фәнни эшчәнлек белән бергә алып барачак, диелә хәбәрдә.