Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Әл-Әзһәр халыкара университеты Фәләстин бүлеге җитәкчесе килде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин чит ил кунагы белән очрашып әңгәмәләште

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәләстиннең элеккеге мөфтие, шәех, Әл-Әзһәр халыкара университеты Фәләстин бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Бүлбүл белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, РИИ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.

Мәгълүм булганча, Фәләстин дин белгече Казанга РИИ чакыруы буенча килде, һәм УЛ шәкертләргә семинарлар уздырачак.

Очрашу барышында дин әһелләре дини вәзгыять, ТР МДНнең эшчәнлеге, проектлары, басмага әзерләнүче “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе хакында сөйләштеләр, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.