Мэр Илсур Метшин Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты

Анда шулай ук шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин да катнашты

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин кичә шәһәр ратушасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Анда шулай ук шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин да катнашты, дип хәбәр итәләр мэриянең матбугат хезмәтеннән.

Казан мэры митрополитны сәламләде, православиены, Татарстандагы төрле конфессия вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуны билгеләп үтте. Митрополит Феофан, үз чиратында, шәһәр җитәкчесенә җылы һәм кунакчыл төстә кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында мэр Илсур Метшин һәм митрополит Феофан Казан епархиясе һәм Татарстан митрополиясе эшчәнлеге буенча фикер алыштылар, аерым алганда, гыйбадәтханә һәм монастырьлар реставрациясе һәм төзелеше, мәхәллә эшчәнлекләре, иҗтимагый, яшьләр һәм социаль проектларны тормышка ашырганда чиркәү хезмәтләренең эше турында сөйләштеләр. Соңыннан Татарстан башкаласы мэры белән Казан һәм Татарстан митрополиясе башлыгы истәлекле бүләкләр белән алмашты.