news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәмен оештыру комитетлары төрле төбәкләрдә булачак

Бүген Мәскәүдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышы булды.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыру комитетлары Россиянең төрле төбәкләрендә төзеләчәк. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хупларга тәкъдим итте.

«Юбилей тантаналарына бергәләп әзерләнү аларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәгенә, илнең мөселман өммәте һәм Россиянең барлык күпмилләтле халкы берләшүенә хезмәт итәчәгенә ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә узган очрашуда видеоэлемтә буенча катнашкан Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын хуплады.

«Безгә бу бәйрәмне Татарстан белән генә чикләргә ярамый. Төбәк җитәкчеләрен үз чараларын оештыруга җәлеп итү бик мөһим. Бу бик нык якынайтачак, чөнки әлеге мәсьәләләр кешеләрнең күңеленә кагыла», — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Ул шулай ук Россия Президентына һәм Россия Хөкүмәтенә мөселманнар өчен мөһим булган бу вакыйгага зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, истәлекле көнгә багышланган чаралар планын ике атна дәвамында, финанслауны бер ай эчендә тулысынча расларга карар кылынды.

Искәртеп узабыз, Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уздырды. Ул юбилейны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитетын җитәкли.

Чарада видеоэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100