29 июльдә “Госмания” урта мәктәбенең Попечительләр шурасы җыелачак

ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый карары буенча утырыш Диния нәзарәте бинасында иртәнге сәгать унбердә узар дип көтелә

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан «Госмания» урта мәктәбенең Попечительләр шурасы 29 июльдә җыелачак. Бу хакта www.tatar-islam.ru хәбәр итә.
Әлеге уку йорты ТР Диния нәзарәте карамагында булып санала. ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый карары буенча утырыш Диния нәзарәте бинасында иртәнге сәгать унбердә узар дип көтелә.
“Госмания” - Татарстандагы бердәнбер мөселман мәктәбе. Биредә гадәти урта мәктәп программасы буенча да, дини белем дә алырга мөмкин. Мәктәп балаларга дәүләт стандартына нигезләнгән урта белем бирү белән беррәттән, ислам фәннәреннән (гакыйдә, фикһ, Коръән, хәдис, Ислам тарихы) һәм гарәп теленнән дә төпле белем бирә.
“Госмания” мәктәбе - ХІХ гасыр азагы-ХХ гасыр башында Казан шәһәренең зур һәм мәшһүр мәдрәсәләрнең берсе булган “Госмания” мәдрәсәсенең дәвамчысы. Ул Казан сәүдәгәре Җиһанша Госманов тарафыннан Тихвин урамында (хәзерге Тукай урамының 1, 3, 3а йортлары) төзелә. Уңышлы эшләп килгән мәдрәсә 1917 нче елгы инкыйлабтан соң ябыла.
Мәктәп үзенең эшчәнлеген 1995 елның сентябрь аеннан яңадан башлады. Беренче уку елын мәктәп 1 сыйныфның 12 укучысы белән 72 номерлы балалар бакчасында башлап җибәрә, соңыннан өч бүлмәле фатирга күчеп, шунда беренче уку елын тәмамлый. 1996-1997 уку елыннан бирле мәктәп Каравай бистәсендәге “Нур-Ислам” мәчетенең мәдрәсә бинасында эшли.