ТР мөфтие Баулы районына эшлекле сәфәр кылды

Баулының “Өмет” мәчетендә уздырылган ифтарда Дагстанның күренекле мөнәҗәтләр башкаручысы Мөхәмммәд Шәфи дә катнашты

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Кичә, 25 июнь көнне, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Баулы районына эшлекле сәфәр кылды. Аның кысаларында ул Баулы шәһәренең “Гали” үзәк мәчетендә районның хакимият башлыгы Рамил Гатиятуллин белән очрашты. Алар мөхтәсибәт, мөселман мәхәлләләре эшчәнлегенә, аларда ифтар мәҗлесләре уздыруга, шулай ук үзара хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.

Очрашудан соң Рамил Гатиятуллин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Баулының “Өмет” мәчетенә юнәлде. Биредә район имамнары, күрше төбәкләрнең казыйлары һәм мәчеткә йөрүчеләр ифтарга җыелган иде. Намаз башлаганчы, мөфти уразаның файдасы турында сөйләде һәм мөселман кардәшләрне Рамазан аен мөмкин кадәр файда белән үткәререгә – изге гамәлләр кылырга, Коръән укырга һәм тыңларга өндәде. Шуннан соң җәмәгать намазы укылды.

Шуны да билгеләп узу зарур: ифтарда Дагстанның күренекле мөнәҗәтләр башкаручысы Мөхәмммәд Шәфи дә катнашты. Аның башкаруындагы мөнәҗәтләр Рамазан ае кичен тагын да ямьләндерде.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.