Казанның Мәрҗани мәчетендә бөтенроссия Мөселман эшкуарлары корылтае уза

Корылтайда Рамазан аенда хәйрия эше белән шөгыльләнү, Хәләл индустрияне үстерү, вакф милке, бизнес алып баруның этик ягына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачаклар

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). 27 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бөтенроссия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанның Мәрҗани мәчетендә ТР Мөселман эшкуарлары корылтаен уздыра. Әлеге чарада оешманың уставы һәм яңа әгъзалар кабул ителер дип көтелә. Корылтайда Рамазан аенда хәйрия эше белән шөгыльләнү, Хәләл индустрияне үстерү, вакф милке, бизнес алып баруның этик ягына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Корылтайда катнашучылар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Радик Гафуров, “Аудэкс” компаниясе генераль директоры Айрат Гыймадетдинов, Вакф фонды генераль директоры Гамир Гыйбадуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов чыгыш ясар дип көтелә. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.