«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең төзекләндерелгән тарихи бинасында уку-укыту башланды

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янында ике катлы тулай торакны да ремонтлаячаклар.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең төзәкләндерелгән тарихи корпусында тулы көчкә уку-укыту процессы башланды. Шул рәвешле, бина үзенең тарихи вазифасына кайтты һәм заман таләпләренә җавап бирердәй уку корпусы булып хезмәт итә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку корпусында төзекләндерү-реставрация эшләре башланган иде. Быел Ураза бәйрәменә алар төгәлләнде. Гает көнендә бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карап китте һәм башкарган эшләргә уңай бәя бирде.

Биредә фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңыртып корылды. Бинаның тышкы ягы матурланды. Шулай ук тәрәзә рамнарын, ишекләрне, түбәне алмаштыру буенча эшләр башкарылды. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылды. Бинада 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты бар.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе комплексын төзекләндерү ике катлы тулай торакны ремонтлау белән дәвам итәчәк. Төрле елларда бу бина буенча тикшеренүләр үткәрелгән, ләкин аны мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә нигез табылмаган. Шулай да таушалган бинаны төзекләндерү аны «Мөхәммәдия» комплексында саклап калачак кына түгел, аңа икенче тормыш та бирәчәк. Анда шәкертләр яшәсен өчен бүгенге көн стадартларына туры килгән барлык уңайлыклар тудырылачак.