Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында мәчет төзелә башлады

Бинаны быел түбә астына кертергә, ә киләсе Рамазанга кадәр эшләрне тулысынча төгәлләргә планлаштыралар.

(Әлки, 26 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдегалләмова). Әлки районының ​​​​​​​кечкенә Яңа Әнҗерә авылында үз мәчетләре булачак. Анда бары 46 кеше генә яши. Яңа Әнҗерәдә яшәүчеләрнең яртысын балалар тәшкил итә.

Бинаның нигезе дә салынган. Төзелеш урыны очраклы гына сайланмаган — мәчет авылга керү юлындагы саф сулы күл янында булачак. Авылда дин йорты төзү башлангычы белән якташлары — республиканың эре күпер төзү оешмасы баш инженеры урынбасары Ринас Шәфигуллин чыккан. Төзелешнең иганәчесе дә ул.

«Мәчетне 9×14 зурлыгында нарат бурадан салырга уйлыйбыз. Анда ике бүлмә булачак: намаз залы һәм үзенә күрә уку классы (парталар белән). Минем башлангычны барлык авылдашлар күтәреп алды. Яңа Әнҗерәдә хәзер әти-әнием яши. Үземнең дә бөтен балачагым шушы җанга якын авылда узды», — дип сөйләде Ринас Шәфигуллин.

Бинаны быел түбә астына кертергә, ә киләсе Рамазанга кадәр эшләрне тулысынча төгәлләргә планлаштыралар. Шунда бу кечкенә генә, әмма бик матур, гасырлык юкәләр һәм наратлар белән уратып алынган урман эчендәге авыл тарихында беренче мәртәбә гает азаны яңгырар.