Кыргызстанда мәчетләрдә күмәкләп намаз укуны тыярга мөмкиннәр

Бүгенге көндә Кырызстанда коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны 94 меңнән артып киткән, 1,6 меңгә якын кеше үлгән.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Кыргызстан Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы коронавирус инфекциясе аркасында мәчетләрдә күмәкләп намаз укуны тыярга тәкъдим итте.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы республика Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кыргызстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәтенә җомга намазы һәм ифтар кебек күп кеше катнашында үтә торган чараларны вакытлыча туктату турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итә», - дип белдерде матбугат хезмәте вәкиле.

Аның сүзләренчә, министрлыкта шулай ук театр, кинотеатр залларын тамашачылар белән 50 процентка гына тутыру таләбен катгый үтәү һәм күп кеше катнашында үтә торган башка чараларны чикләү кирәклеге турында белдерделәр. «Әлеге чаралар илдә эпидемиологик вазгыятьнең начараюы аркасында әһәмияткә ия», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетында.

Кыргызстанда коронавирус йоктыруның тәүге очраклары 2020 елның мартында ачыкланды. Бүгенге көндә әлеге инфекцияне йоктырган пациентлар саны 94 меңнән артып киткән. 1,6 меңгә якын кеше үлгән.