Татарстан мөфтие Бангладешның Россиядәге илчелегендәге тантаналы очрашуга барды

Бангладеш Халык Республикасында бүген Бәйсезлек көнен билгеләп үтәләр.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил Сзмигуллин Бангладешның Россиядәге илчелегендә очрашуда катнашты.

Бангладеш Халык Республикасында бүген Бәйсезлек көнен билгеләп үтәләр. Мәскәүдә бу уңайдан Республиканың Президенты исеменнән аның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сәйфул Хок һәм хәләл җефете Гопа Чокробортиның тантаналы кабул итү кичәсе булды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Быелның 26 февралендә Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе доктор С.М. Сәйфул Хок Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә килеп, Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беренче очрашу үткәргән иде. Илче Татарстан мөфтиен кунакка чакырды, әлеге илнең барлыкка килү тарихы, андагы тел сәясәте, икътисади мөмкинлекләре турында сөйләде.

Мәскәүдә Камил хәзрәт Сәмигуллинның Бангладеш Республикасы Президенты исеменнән илченең тантаналы кабул итүендә катнашуы хезмәттәшлекнең дәвамы булачагын дәлилләде, диелгән әлеге хәбәрдә.