Диния нәзарәтендә хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында сөйләшәчәкләр

Әлеге чараның максаты - социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда мөслимәләрне берләштерү

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). 28 март көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итә.

Йөзгә якын мөслимә катнашачак чараны уздыруның төп максаты – Коръән таләпләре кысаларында социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда мөслимәләрне берләштерү. Әлеге чарага Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Ульяновск, Киров өлкәсеннән иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре дә килер дип көтелә.

Әлеге конференциядә берничә әһәмиятле проблема күтәреләчәк: Шиһабетдин Мәрҗани хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге вазифасы турында, гаилә һәм мөселман гореф-гадәтләре, исламда хатын-кыз образы – хәзерге мөслимәләр, хатын-кызларның үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге роле кебек мәсьәләләр каралачак. 2018 елда тормышка ашырылачак проектлар тикшереләчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөслимәләр берлегенең филиал җитәкчеләре булып билгеләнүчеләргә таныклыклар бирү дә планлаштырыла.