Арчада балалар өчен Мәрҗәни бәйгесе узды

Чара бөек галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗәнигә 200 ел тулуга багышланды.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Бүген Арча районының Наласа авылы мәхәлләсе “Мәрҗәни оныклары” дип исемләнгән шәкертләр бәйгесен үздырды. Бу хакта Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Бәйгедә Наласа, Субаш-Аты, Югары-Аты авылы балалары катнашты. Чара бөек галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗәнигә 200 ел тулуга багышланды. Шәкертләр бәйгесендә 4 төркем көч сынашты: “Мәрҗәннәр”, “Нур”, “Энҗеләр”, “Җәннәт юлы”. Катнашучыларны Коръән аятьләрен уку һәм язма рәвештә кагыйдәләрне билгеләү, гакыйдә, фикһ, әхляк, сира фәннәре буенча, Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәрен язуда сынадылар.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.