Чирмешән мәчетендә хәтта спектакль һәм мода күрсәткәннәр

Гаиләдәге мөгамәләләргә кагылышлы мөнәҗәтләр әйтелгән

  (Казан, 26 март , “Татар-информ”). Чирмешән мәчетендә хатын-кызлар өчен оештырылган чарада 80ләп якташыбыз дини конкурсларда катнашты.
Мәдрәсәдә белем алучы кызлар исә кунакка килгән апаларына һәм әбиләренә спектакль дә әзерләгән иде.

Җыендагылар гаиләдәге мөгамәләләргә кагылышлы вәгазь тыңлады. Аннары конкурс-уеннардан соң, мөселман хатын-кызларының кием модасын карадылар. Спектакль да, мөнәҗәтләр әйтү дә халыкка бик ошаган, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.