"Ярдәм" мәчетендә “Зур Казан” басмаханәсе ачылды

Басмаханәдә продукциягә заказ бирүчеләр сукыр һәм начар күрүчеләр өчен Брайль буенча бушлай китаплар чыгару һәм таратуга үз өлешләрен кертәчәк
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген "Ярдәм" мәчетендә “Зур Казан” басмаханәсе (типография) ачылды. Биредә, дини әдәбият нәшер итүдән тыш, киң форматлы басма, кружкалар, футболкаларга рәсем төшерү һ.б. хезмәтләр дә тәкъдим ителә.

ТР мөфтие урынбасары, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, “Зур Казан” басмаханәсе ачылышын истәлекле вакыйга, дип атады. Ул, берничә ел дәвамында Брайль системасы буенча китаплар чыгару һәм бөтен Россия буенча сукырларга һәм күрү сәләте начар булганнарга бушлай тарату белән шөгыльләндек, дип искәртте. “Әлбәттә, бу эшне алып бару катлаулы иде. Акча җитмәү сәбәпле, дини әдәбиятны тиешле санда чыгара алмый идек һәм акча булганда гына бу эш белән шөгыльләнә килдек”, - дип белдерде Илдар Баязитов.

“Бу эш тукталу чигенә җитте. Шуңа күрә, без төрле хезмәтләр тәкъдим итә торган басмаханә ачарга булдык. Хәзер бушлай дини әдәбият чыгару эшен дәвам итүгә акча эшләячәкбез. Басмаханәдә продукциягә заказ бирүчеләр сукыр һәм начар күрүчеләргә Брайль системасы буенча бушлай китаплар чыгару һәм таратуга үз өлешләрен кертәчәк”, - дип белдерде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин билгеләп узганча, басмаханә ачылышы – тарихи вакыйга. Аның фикеренчә, "Ярдәм" мәчете шәфкатьлелек үзәгенә әйләнде һәм ул, анда эшләүчеләр күпләр өчен үрнәк булып тора.

“Зур Казан” басмаханәсе җитәкчесе Илгиз Фатыйхов, биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылды, дип белдерде. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән. Басмаханәдә көн саен берничә мең китап нәшер итү мөмкин, диде.

Басмаханә җитәкчесе билгеләп узганча, бүген Брайль буенча бер китап нәшер итүгә 800 сум чамасы акча китәә. “Безнең максат акча эшләү түгел, ә Брайль буенча китаплар чыгару”, - диде Фатыйхов һәм “Зур Казан”да хезмәтләр арзанрак, дип тә өстәде.