Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов шәһәренең җәмигъ мәчетендә «Күңелле әлифба» конкурсы узган
Мәчет каршындагы «Мәктәп» укучыларына ирекле рәвештә гарәп әлифбасы хәрефләрен сурәтләргә тәкъдим ителгән.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов шәһәренең җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп»тә «Күңелле әлифба» дип аталган иҗади конкурска нәтиҗә ясаганнар.
Конкурс декабрь башында башланып киткән булган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте яза.
«Мәктәп» укучыларына ирекле рәвештә гарәп әлифбасы хәрефләрен сурәтләргә тәкъдим ителгән. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар хәрефләрне кулдан ясаганнар, аппликацияләр һәм башка төрле эшләнмәләр иҗат иткәннәр.
«Мәктәп» директоры урынбасары Әлфия Кармеева әйтүенчә, мондый иҗади конкурс инде өченче ел үткәрелә икән. «Төрле конкурслар аша укучыларыбыз узган материалны яхшырак исләрендә калдыра. Балалар аларны түземсезлек белән көтә, укытучыларын матур һәм үзенчәлекле эшләре белән сөендерәләр», — ди ул.
Иң матур рәсемнәр Саратов шәһәренең Ислам комплексы холлына эленәчәк. «Мәктәп»тә әйтүләренчә, «Күңелле әлифба» конкурсында катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз