news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Гайнетдин Төркиядә җир тетрәп кешеләр һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Россия мөселманнары бу афәт нәтиҗәсендә үз туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклаша.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Элязыг провинциясендә җир тетрәү вакытында кешеләр һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Күп кенә кешеләрнең һәлак булуына китергән җир тетрәүгә бәйле рәвештә Төркия халкының, һәлак булганнарның якыннарының, төбәктә зыян күргәннәрнең тирән кайгыларын уртаклашам.

Россия мөселманнары бу афәт нәтиҗәсендә үз туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклаша.

Без дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән һәлак булган кешеләрнең калебен кабул итүен һәм үз рәхмәтен белдерүләрен сорыйбыз. Без һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Аллаһы Тәгаләгәдән якыннарын югалтканнарга сабырлык, имгәнгәннәргә тиз арада савыгу сорап дога кылабыз.

Тугандаш Төркия халкының рух ныклыгына ышанабыз», диелгән кайгы уртаклашуда.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100