news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәте Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен өйрәнү буенча бәйге игълан итә

Бәйгегә йомгак 2020 елның 24 апрелендә Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә ясалачак.

(Әлмәт, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт мөхтәсибәте бәйге игълан итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгедә катнашуның төп шарты — Аллаһының 99 исемен яттан өйрәнү. Шулай ук матур тәрҗемәне белү дә исәпкә алыначак.

Бәйгенең шартын үтәгән катнашучыларга Аллаһның 99 исемен яттан белүләрен раслаучы сертификат биреләчәк.

Бәйгегә йомгак 2020 елның 24 апрелендә Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100