Шәфәгать Тәһаутдинов “Мәрхәмәт” ордены белән бүләкләнде

“Татнефть” ААҖ җитәкчесенә әлеге бүләк Әлмәт мөхтәсибәте үтенече белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында мәчетләр төзелешенә зур өлеш керткәне өчен тапшырылды
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдиновны “Мәрхәмәт” ордены белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды.
“Татнефть” ААҖ җитәкчесенә әлеге бүләк Әлмәт мөхтәсибәте үтенече белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында мәчетләр төзелешенә зур өлеш керткәне өчен тапшырылды, дип хәбәр ителә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты.
Узган җомгада Сарман район үзәгендә Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты. Әлеге гыйбадәт йорты да Ш.Тәһаутдинов бүлеп биргән акчага төзелде.