«Маһинур» мәдрәсәсе китапханәсендә исламга багышланган яңа китаплар күргәзмәсе ачылды

Түбән Новгородның «Маһинур» мәдрәсәсе китапханәсендә ислам һәм мөселман халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган яңа китаплар күргәзмәсе эшли башлады
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородның «Маһинур» мәдрәсәсе китапханәсендә быел китап фондларын тулыландырган ислам һәм мөселман халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган яңа китаплар күргәзмәсе эшли башлады.
Алар арасында мөселман Урта гасырларының атаклы фәйләсүфе Әбү-Хәмид әл-Газалинең «Правильные весы» дип аталган классик әсәре, болгар-татар язма әдәбиятына нигез салучы, Идел-Кама Болгариясенең (XIII гасыр) бәйсезлеге чәчәк атуы өчен көрәшүче Әбү-н-Нас Габделнасыйр Курсави (1776-1812)ның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы «Тайны татарского народа» һәм заманының иң зур мөселман фикер иясе һәм педагог Сәет Мөхәммәт Накыба әл-Аттасның «Введение в метафизику ислама» һәм «Философия и практика образования» кебек китаплар бар, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат бүлеге.