Уфадагы Мәрьям Солтанова мәдрәсәсе шәкертләре «Әл-Әзһәр» университетына керә алачак

«Әл-Әзһәр» - Каһирә шәһәрендә дөньядагы иң борынгы, шулай ук иң абруйлы мөселман университетларыннан берсе.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Мисырның «Әл-Әзһәр» ислам университеты урта дини белем турындагы үз дипломнарының Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәне тәмамлаучыларга биреләчәк дипломнарга тиңдәш булуын тану турында карар кабул итте.

Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалинга юлланган рәсми хатта (аны Мисыр Гарәп Республикасы эшләре буенча вәкаләтле министр Мөхәммәд Зааз имзалаган) шулай дип белдергән.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шул рәвешле дипломнарны ратификацияләү Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәне тәмамлаучыларга «Әл-Әзһәр» университетына турыдан-туры һәм тоткарлыксыз керергә мөмкинлек бирәчәк.

Күптән түгел Россия мөселманнары Дини җыены һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек (шул исәптән ислам мәгарифе линиясе буенча да) турында килешү имзаланды.

«Әл-Әзһәр» — Каһирә шәһәрендә Фатимидлар тарафыннан нигезләнгән дөньядагы иң борынгы, шулай ук иң абруйлы мөселман университетларыннан берсе. Бүген «Әл-Әзһәр» Мисырның үзенчәлекле бренды санала, ул ил Конституциясендә дә телгә алына.

Университет — бөтен гарәп көнчыгышында иң зур югары уку йорты. Ел саен университетта дөньяның йөздән артык иленнән килгән студентлар белем ала. «Әл-Әзһәр» университетын тәмамлаучыларның күбесен Мисырда да, аннан читтә дә яхшы беләләр. Алар арасында Ибн Халдун, Умар ибн әл-Фәрид, Ибн әл-Хайсам һ.б. танылган мөселман эшлеклеләре бар, диелә бу хәбәрдә.