Рөстәм Миңнеханов гомрә - кече хаҗ кылды

Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару - сөннәт гамәл.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында гомрә - кече хаҗ кылды. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендә хәбәр итте.

«Гарәбстанга сәфәребез гомрә белән тәмамланды. Кичә без Мәккәдә кече хаҗ кылдык», — дип язган ТР Диния нәзарәте рәисе.

Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.