Гарәбстан прививка ясаткан россиялеләргә хаҗ кылырга рөхсәт итү тәкъдимен караячак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртак килешү ярдәмендә хаҗга баруны оештырып булачагына ышаныч белдерде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан Россия мөселманнарына 2022 елда хаҗ кылырга рөхсәт итүгә бәйле тәкъдимен тикшерәчәк. Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Әбделфәттах бен Сөләйман Машат Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мин вазгыятьнең катлаулы булуын аңлыйм, пандемия дәвам итә, шулай да сез 2022 елда хаҗга бәйле перспективаны ничек күзаллыйсыз? Сезнең белән Россия мөселманнарына хаҗ кылу мөмкинлеген бирәчәк шартлар хакында фикер алышасым килә. Вакцинация узган кешеләр бар, алар прививка ясатулары турында документ ала. Россиядә җитештерелә торган «Спутник V» вакцинасы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әлегә теркәлмәгән, процесс бара. Әмма без прививка ясаткан Россия мөселманнарына хаҗ кылырга рөхсәт итсеннәр өчен алдан ук килешергә телибез», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Согуд Гарәбстаны вәкиленә.

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Әбделфәттах бен Сөләйман Машат әлеге тәкъдимне кабул итүе, аны «һичшиксез караячаклары» һәм аның буенча тиешле карар кабул ителәчәге хакында хәбәр итте.

Миңнеханов хаҗ вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү күзлегеннән Согуд Гарәбстаны җитәкчеләре алдында торган зур җаваплылыкны аңлавын билгеләп үтте. Ул уртак килешүләр ярдәмендә хаҗга баруны оештырып булачагына ышаныч белдерде.