Саратов өлкәсенең Балашов мәчетендә Ислам нигезләре буенча курслар ачылды

Шимбә көнне уза торган дәресләргә 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар йөри.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»).Октябрь уртасыннан Саратов өлкәсенең Балашов шәһәре мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча дәресләр башланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Дәресләр шимбә көнне үткәрелә, аларга 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар йөри.

Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин хәбәр иткәнчә, кызлар һәм малайлар дәресләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы белән танышалар. Шулай ук яшь мөселманнар гарәп әлифбасын өйрәнә, шуннан соң изге Коръәнне төп нөсхәсендә укый һәм аның сүрәләрен һәм аятьләрен өйрәнә башлыйлар.

«Ислам нигезләре дәресләренә йөрүче балалар саны елдан-ел арта бара», - диде Ильяс хәзрәт Юнкин.

Һәр дәрестән соң малайлар һәм кызлар өчен чәй өстәле оештырыла.