Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә мөселманнарның «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була

Бәйрәмнең максаты – традицион исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыру, яшь буынны Пәйгамбәрнең яшәү рәвешендә тәрбияләү.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә мөселманнар «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәмен уздырачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

10 ноябрьдә Тольятти шәһәренең Н.В.Абрамов исемендәге «Тольятти» Мәдәният сараенда исламга нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көненә багышланган «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була. Чараны Тольятти татарларының шәһәр милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Самара шәһәрендә исә исламга нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көненә багышланган «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме 13-14 ноябрьдә «Заря» Мәдәният йортында узачак. Чараны Самара өлкәсе мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте Самараның «Дуслык» төбәк иҗтимагый иҗат оешмасы белән берлектә үткәрә.

Бәйрәмнең максаты – традицион исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыру, яшь буынны Пәйгамбәрнең яшәү рәвешендә тәрбияләү, кешеләрдә җәмгыять тормышының бүгенге шартларында кирәкле югары әхлакый сыйфатлар формалаштыру, диелә хәбәрдә.