Татарстан мәчетләрендә туган телне саклау турында сөйләнәчәк

Җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышлана.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышланачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә.

Вәгазьләр икетеллелекне үстерү һәм халыкта татар телен куллануны популярлаштыру максатыннан укылачак. Мөнбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмияте турында Ислам күзлегеннән чыгып сөйләячәк.

Татарстан Республикасында бүгенге көндә мең ярымнан артык мәчет эшли. Узган атнаны шушы темага җомга вәгазьләре Казанның Галиев һәм “Тынычлык” мәчетләрендә сөйләнде, диелә хәбәрдә.