Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, Төркия Республикасындагы җир тетрәүгә бәйле рәвештә, кайгы уртаклашты

“ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Төркиядәге җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнарның, бәла-казада зыян күргән төркиялеләрнең тирән кайгысын уртаклашам”, - диелә кайгынамәдә

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ). Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, Төркия Республикасындагы җир тетрәүгә бәйле рәвештә, Төркия Президенты Абдуллаһ Гөлгә, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганга мөрәҗәгать итте.

“ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Төркиядәге җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнарның, бәла-казада зыян күргән төркиялеләрнең тирән кайгысын уртаклашам.

Зарар күрүчеләргә булдыра алганча ярдәм итүегезгә шигебез юк. Хәзерге вакытта үлүчеләрнең гаиләләре ярдәмгә мохтаҗ, аларга югалту газабын кичерергә ярдәм итү кирәк. Без дә үз чиратыбызда аларга Аллаһыдан сабырлык һәм җибәрелгән сынауларда сынмауларын сорап калабыз”, - диелә кайгы уртаклашуда.