Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елын биш йөзләп шәкерт белән каршы алды

Мәдрәсә шәкертләре Кукмарада ай саен уза торган мөселманнар җыенында актив катнаша

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ). Быел да Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елын биш йөзләп шәкерт белән каршы алды. Мәдрәсәдә өч ел укыганнан соң, имтихан тапшырып, дипломлы булу мөмкинлеге тудырылган.
Мәдрәсә шәкертләре Кукмарада ай саен уза торган мөселманнар җыенында актив катнаша.
Шулай ук районның Олыяз, Уразай, Туембаш авылларында да дин дәресләре башланды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгълүмат һәм дәгъват бүлеге.