“Таян Аллага” дигән әдәби бәйге җиңүчеләре билгеле

Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле” дигән симпозиум узачак

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте агымдагы елның апрель аенда игълан ителгән “Таян Аллага” дигән әдәби бәйгегә йомгак ясый. 2 ноябрьдә Казанның “Мәрҗани” мәчетендә бәйгенең җиңүчеләре игълан ителәчәк.


Мөфтиятнең рәсми сайты хәбәрләренә караганда, җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган җыентык чыгарылган.


Казанның “Мәрҗани” мәчетендә шушы чара кысаларында “Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле” дигән симпозиум узачак.