news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Әбү Хәнифә» мәчете ачылды

20 мең халкы булган Буа шәһәрендә мәчеткә ихыяҗ зур булган.

Татарстанда  «Әбү Хәнифә» мәчете ачылды
http://dumrt.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Буа шәһәрендә 8нче мәхәллә мәчете ачылды. Яңа мәчеткә «Әбу Хәнифә» исеме бирелде. Төзелеш 2018 елның май аенда башланды. Буалылар, Казан, Ульяновск, хәтта Төмәндә яшәүче якташлар да матди яктан булышлык күрсәтте. Әлеге иман йорты район күләмендә 62нче мәчет, район үзәгендә 8нче булып төзелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Дин эшлеклеләре, хакимият вәкилләре, җитәкчеләр, иганәчеләр мәхәллә халкының сөенечен уртаклашырга килде. Алар арсында — Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рафаэль Нәҗметдинов, иганәче, мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөрүче Зөфәр Садыйков һ.б.бар.

Чара гадәттәгечә Коръән-Кәрим аятьләре уку белән башланып китте. Кәлам-Шәрифне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов укыды, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дога кылды һәм, мөфтинең сәламнәрен җиткереп, җыелган халык алдында чыгыш ясады, мәчетләрнең әһәмияте, мәчет төзүнең өстенлекләре, әлеге изге гамәлнең фазыйләтләре хакында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Чыгыш ясаучылар 20 мең халкы булган Буа шәһәренең әлеге мәхәлләсендә мәчеткә ихыяҗ бик зур булуын ассызыклап үтте. Мәчет ачу тантанасыннан соң, кунаклар һәм җирле халык социаль дистанцияне саклап, җомга намазы укыды. Вәгазьне Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып барды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100