news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хаты юллады

ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан мөфтиенең «Яңарыш» Республика Фонды эшчәнлегенә керткән зур хезмәтен билгеләп үтә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хатын юллады. Хатта ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан мөфтиенең «Яңарыш» Республика Фонды эшчәнлегенә керткән зур хезмәтен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезгә«Яңарыш» Республика Фондының эшчәнлегенә ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Шунысы куанычлы: бүгенге көндә үз халкы тарихының һәм милли хәзинәсенең кадерен белгән барлык кешеләр тырышлыгы белән тергезелгән ядкәрләр яңадан үз бөеклегенә иреште. «Яңарыш» Республика Фондының игелекле эшләренә керткән өлешегез югары һөнәри осталык һәм киң күңеллелек үрнәге булып тора. Сезнең барлык игелекле гамәлләрегезгә уңышлар юлдаш булсын!» — диелә Рәхмәт хатында.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Яңарыш» Республика Фонды оешуга 10 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100