Самараның җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен дини укулар үткәрелә

7 яшьтән 70 яшь­кәчә хатын-кызлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә укырга җыелачак.
(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Самара шәһәрендәге җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен дини укулар үткәрелә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.Быел 29 сен­тяб­рьдән башлап Самараның Җә­мигъ мәче­тендә дини укулар башлана. Бирегә 7 яшьтән 70 яшь­кәчә хатын-кызларны чакыралар.Дәресләр шимбә һәм як­шәмбе көн­нәрендә 10 сәгатьтә башлана. Уку түләү­сез, диелгән әлеге хәбәрдә.