Түбән Новгород Мәдәният департаменты мөселманнар хатына җавап бирде

Түбән Новгород мөселманнарның өлкә губернаторына мөрәҗәгать иткән хатында булачак төбәк гимнында җирле мөселманнарның дини хисләренә кагылыш булмасын, диелгән иде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород мөселманнарның өлкә губернаторына мөрәҗәгать иткән хатында булачак төбәк гимнында 150 мең кешегә якын булган җирле мөселманнарның дини хисләренә кагылыш булмасын иде, диелгән иде. «Хәтта Россия Гимнының беренче редакциясеннән кыңгырау чаңы («колокольный перезвон») алып ташланган иде. Чөнки безнең ил күпконфессияле һәм аның барлык гражданнары да бертигез», - диелә аларның мөрәҗәгатендә.
Түбән Новгород Мәдәният департаментыннан мөселманнарның мөрәҗәгатенә җавап итеп, урындагы Диния нәзарәтенә җавап килде.
Хаттан күренгәнчә, Мәдәният департаменты мөселманнарның Түбән Новгород гимнына карата таләбендә бернинди «дини тенденциоз әйбер» күрми.
Хат авторлары сүзләренчә, анда искә алынган «кыңгырау чаңы традицияләре» төшенчәсе астында, тик «әдәбият һәм сәнгатьтә еш кына кулланыла торган Россиянең берләштерелгән символы күздә тотыла».
Әмма Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең борчылуына караганда, конкурс жюриенең конкурс эшләрен тикшергәндә либераллек күрсәтүе һәм шуның аркасында кыңгырау чаңы башкарылган гимн вариантларының да катнашуы бар. Шуңа күрә, Диния нәзарәте матбугат хезмәтенең белдерүендә өлкәнең рәсми гимны исеменә конкурс үткәрелгәндә «критерийлар метафорик, ягъни күчмә мәгънәдә түгел, ә бик төгәл һәм ачык булырга тиеш», диелгән.