Азкеремле һәм күп балалы гаиләләр өчен хәйрия чарасы

Ул ТР Мөслимәләр берлеге һәм “Мөслимә” кибете тарафыннан оештырыла
зан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә махсус бүләкләр — балалар һәм яшүсмерләр киемнәре тарату буенча хәйрия акциясе узачак.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеге һәм “Мөслимә” мөселман киемнәре кибете белән берлектә оештырылган чара Изге Рамазан ае тәмамлануга багышлана.
Акциянең соңында барлык кешене бушлай кичке аш көтә.